Авыл китапханәсендә әниләрне, әбиләрне котладылар
Чубар Абдул китапханәсе инде күптәннән авылның мәдәни үзәге булып тора.
Әле яңа гына монда авылдашлар «Татарча диктант» язганнар иде, ә шушы көннәрдә әниләрне һәм әбиләрне бәйрәм белән котларга җыелдылар.
«Библиотекада бик матур Әниләр бәйрәме үткәрде Әлфиябез. Бик күңелле булды. Бик рәхмәтле калды Әниләр», – дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән хәбәрчебез Зөлхәбирә апа Миңнегалиева.
Мондый бәйрәмнәр китапханәче хезмәтенең никадәр мөһим икәнлеген янә искәртә. Әлфия Шакирова китапларны саклау, халыкка тарату белән генә чикләнми, ә авыл кешеләрен берләштерүче мәйданчык та тудыра. Китапханәгә актив пенсионерлар да ашыгып киләләр, чөнки монда аларны һәрвакыт көтәләр, сөенеп каршы алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев