Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Укучыбыз киңәшләре

Азнакайга язучылар килде

Алар иҗатчыларны “Татар китабы – 2026” конкурсы белән таныштырдылар

Азнакай шәһәрендә Татарстан китап нәшрияты оештырган “Татар китабы – 2026” конкурсы кысаларында әдәби очрашу булып узды. Чарада танылган язучылар һәм әдәбият белгечләре Галимҗан Гыйльманов, Рәҗәп Бәдретдинов, Ләйсән Миңнуллина катнашты. Килгән кунакларны   район җитәкчелеге, азнакайлылар һәм шәхсән үзе исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде, районда әдәби иҗат эшчәнлеге белән таныштырды. Аның фикерләренә мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, район үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Зөлфия  Исламова кушылды.

Кунаклар китапханә укучылары, яшь каләмчеләр һәм әдәбият сөючеләргә конкурсның тәртибе, номинацияләре һәм катнашу шартлары турында тулы мәгълүмат бирде. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина конкурсның әһәмияте һәм аның татар әдәбияты өчен яңа мөмкинлекләр ачуы турында сөйләде.

Татарстан китап  нәшриятының матур әдәбият редакциясе бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов үз чыгышында әдәби осталык серләре, иҗат процессы турында  кызыклы фикерләре белән уртаклашты.

Филология фәннәре кандидаты, язучы Рәҗәп Бәдретдинов  каләмчеләргә үз тәҗрибәсеннән киңәшләр бирде, әдәбиятның тормышта тоткан урыны турында уйлануларын җиткерде.

Әдәби очрашуда  балалар җирле шагыйрьләренең   шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар.  Җырчы, композитор  Гөлназ  Закирова кичәне моңлы, матур җырлары белән бизәде.

 Бу  очрашу бәйге турында  сөйләшү генә түгел, ә бәлки  Азнакай иҗатчылары өчен  бай эчтәлекле  мастер-класс, күренекле язучылар белән якыннан танышу   һәм алар белән бергә фикер алышу да булды. Рәхәтләнеп бер биеп тә алдылар, хәтта.  

Бик эчтәлекле, матур һәм нәтиҗәле  очрашу булды. Мин үзем бу чараны оештыручыларга бик рәхмәтле, диде  язучы, журналист Марат Исхаков.

Кунаклар шулай ук китапханә укучыларының конкурска кагылышлы сорауларына җавап бирделәләр. Татар китабы – 2026” конкурсы күп кенә сәләтле яшьләрнең иҗат юлына басуына этәргеч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев