“Приют кешеләр һәм хайваннар иминлеге өчен бик кирәк»: депутат Азнакайдагы үзәкнең эшен бәяләде
Моннан биш ел элек Азнакайда яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие базасында сукбай этләрне вакытлыча тоту урыны ачылган иде.
Баштагы чорда хуҗасыз этләрне аулап, стерильләштерә, вакцина кадый, колакларына махсус тамга салалар иде дә, кире урамга җибәрәләр иде. Бүген аларны приюттан беркая да чыгармыйлар.
Әлеге приют тормышы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та танышты.

– Иректә йөргән хуҗасыз этләр балалар, өлкәннәр өчен дә куркыныч чыганагы. Кызганыч, республикада да мондый фаҗигаләр юк түгел, үзегез барысын да күреп-ишетеп торасыз. Мондый приют районда тәртип урнаштыру, кешеләрнең һәм дүрт аяклы дусларның иминлеген тәэмин итү өчен бик кирәк. Азнакайда бу эш бик яхшы оештырылган. Этләрнең торган урыннары чиста, һәркайсы каралган, – ди депутат.
Бүген биредә асралучы этләрнең саны инде 100дән артып киткән. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, аларның күпчелеге кайчандыр хуҗасына тугры хезмәт итеп, бүген инде кирәксезгә әйләнгән этләр.
Димәк, “Көтү булып йөриләр”, “Арттан өреп калалар”, “Өскә сикерә”... дип бертуктаусыз зарланып, хуҗасыз, сукбай этләрне “тәртипкә” өйрәткәнче, бу эшне башта үзебездән башларга кирәк түгелме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!