Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Хатлар яздым утырып

Авылда сугыш чорында ачлык белән тарткалашып үскән балачак.

Әтинең әбисе ак әбинең өе безнең өй белән янәшә иде, урыны оҗмахта булсын.  Аларның яшелчә бакчасын безнең ишек алдыннан сирәк кенә итеп ясалган утыртма койма гына аерып тора. Бакчаның ике почмагында умарталар, алар алдында берсеннән-берсе матуррак төрле чәчәкләр ислемай сипкән шикелле тирә-юньгә хуш ис таратып утыралар.  Беркөнне  койма арасыннан  түтәлләр янында бәрәңгегә ошаган сары чәчәкле үсемлекләрне күреп алдым. Бәрәңгеләр әле тишелеп кенә маташалар, болар кай арада чәчәк атарга өлгергәннәр соң әле, дип баш ватам. Болар мөгаен, бәрәңге түгелдер. Җимеш бирә торган берәр үсемлектер, дип уйлыйм. Әби яшелчә бакчасына начар әйбер утыртмас. Үзем аның үскәнен койма арасыннан гел күзәтеп йөрим. Озак көттермәделәр, җимешләре дә күренә башлады.  Җәй уртасына боларның кайберләре йодрык кадәрле булды. Ашыйсы килгәннән эчемнең сыкрап торган чагы, берәрсен ашап карарга уйладым.  Койманың берсе  кадагыннан ычкынган иде, кичкә таба, кортлар ояларына кереп беткәч, әби күрмәгәндә  иң зурысын өзеп алып чыктым мин моның. Түземсезлек белән тешләп каптым да, тәмсез булгач, үлән арасына томырдым. Бүтән ул якка борылып та карамадым.  Хәтсез еллар үткәч, беренче тапкыр кызарып пешкән йоп-йомшак помидор ашадым. Аның тәмлелеге.  Шулвакыт әбинең бакчасына кереп урлашканым исемә төште.  Иртәрәк өзеп ялгышканмын икән бит. Кызарганын көтәсе калган икән шул дип үкенеп куйдым. Соңрак әбидән шунысын белдем: ул помидорның үсентеләрен  4 километр ераклыктагы базардан алып кайтып утырткан булган икән. Рус авылыннан сатарга алып килгән булганнар.

                                                 Хәмит Басыйров, Мәнәвез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев