Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Уразайда бар уңайлыклар да бар

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Уразай авылында узды.

Уразай авылында хисап җыелышы матур традиция буенча оешма-предприятие җитәкчеләренең халык белән очрашуыннан башланып китте. Авылда яшәүчеләр  белгечләргә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, консультацияләр алдылар. Клубта җылы, рәхәт, бар уңайлыклар да тудырылган. Фоеда авылдашлары Нәсимә Хәбибуллинаның чигеп, тукып ясалган картиналары (аның белән тулырак “Маяк” газетасында таныштырырбыз әле) урын алган.

Җыелышның рәсми өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов. Азнакай прокуроры Марат Гыймалтдинов та катнаштылар. Алар авыл халкын республика һәм район яңалыклары белән таныштырдылар, эшлекле киңәшләрен бирделәр. Уразай авыл җирлегенең яңа башлыгы Динара Мотыйгуллина  хисап тотты, агымдагы елга планнар турында сөйләде. Бүләкләүләр – чараның иң күңелле мизгелләре булды. Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев