Тымытык – районның тотрыклы, иң зур авылларының берсе
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Тымытык авылында узды.
Тымытык авылында хисап җыелышы матур традиция буенча оешма-предприятие җитәкчеләренең халык белән очрашуыннан башланып китте. Авылда яшәүчеләр белгечләргә үзләрен борчыган сорауларын бирделәр, консультацияләр алдылар. Кунакларны авыл артистлары концерт номерлары белән каршы алды. Монда бик тә күңелле, матур, тамаша залы да шыгрым тулы иде. Фойеда авылдашлары, волонтер Рәмзия Мифтахованың кул эшләре күргәзмәсе дә урнаштырылган. Рәмзия ханым искиткеч матур курчаклар ясаган. Бу хакта киләчәктә “Маяк” газетасы битләрендә язырбыз әле.
Җыелышның рәсми өлешендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, Азнакай прокуроры Марат Гыймалтдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, кураторлары Дамир Гыйләҗев, Азнакай район Советы депутаты Роберт Галиев та катнаштылар. Тымытык авыл җирлегенең яңа башлыгы Лилия Мостафина җентекле хисап тотты, бу эшләрне башкаруда авылдашларына, җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерде. Ул агымдагы елга бурычлар турында да сөйләде. Авыл халкы Марсель Зөфәр улының район тормышы һәм алда торган мәсьәләләр буенча җентекле чыгышын тыңладылар. Тымытыклылар үзләренең сорауларына җаваплар да алдылар. Җыелышта авыл халкы исеменнән район, авыл җитәкчелегенә һәм аларның командаларына бик күп рәхмәт сүзләре дә яңгырады. Отчет сайлау җыелышы бүләкләүләргә аеруча бай булды. Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!