Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Югары Стәрледә Сабантуе кичкә кадәр гөрләде

Югары Стәрле авылында милли бәйрәм уеннар, җырлар, кызыклы бәйгеләр белән бик күңелле узды.

Бәйрәм башында Югары Стәрле авыл җирлеге башлыгы Лилия Сабирҗанова җыелганнарны, кайткан кунакларны Сабантуе бәйрәме белән котлап, ирешкән уңышларга тукталды, киләкчәктә эшләнәсе эшләрне бәян итте һәм әлбәттә, хезмәт алдынгыларын бүләкләде.

Сабантуйга  килүчеләрне  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдаров та  котлады һәм икмәктән  дә кадерле  байлык юклыгын искәртеп, авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләргә  аерым рәхмәт  сүзләре җиткерде.

Бәйрәмне оештыручылар нинди генә уеннар уйлап чыгармаганнар иде. Аларда олысы-кчесе рәхәтләнеп катнашты. Сәхнәдә район һәм авыл үзешчәннәре чыгыш ясадылар. Келәмдә авылның иң көчле көрәшчеләре көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылыбызның Сабан-туе бик күңелле оешкан төстә үтте! Оештыручыларга, спонсорларга, уеннарны уздыручыларга, алып баручыларга, җан-фәрманга көч сынашучыларга бик зур рәхмәт! Шатлык өстенә шатлык, Сабан-туй тәмамлануга халык зарыгып көткән яңгыр яуды! Ил-көннәребез тыныч, табыннарыбыз мул булсын, үзебез сәләмәт булыйк!