Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Җитен басуында

Азнакайлылар җитен уңышы буенча республикада беренче урында баралар. Ата-бабаларыбыздан ук килгән бу борынгы культура уңышы гектарыннан 22 центнер тәшкил итә.

23 сентябрь, сишәмбе көн. Без – журналистлар урып-җыю барышы белән танышу максатыннан “Август – Мөслим” хуҗалыгының Азнакай бүлекчәсенә юл алдык.

Үзенчәлекле, бик тәрбия һәм кайгыртучанлык сораучы культура булуына да карамастан, безне  чип-чиста басулар каршы алды. Тирә-юньдә әкияти манзара: җитен таҗлары үзенчәлекле көй чыгарып, җилдә тибрәлә. Җитен басуы диңгезендә кыр кораблары йөзә. Комбайн узган җирдә җитен “чәчләрен” тузгытып кала. Менә бит ул кайда сүс. Шул арада каяндыр кыр кәҗәләре дә килеп чыга. Фотога төшерәсе килә. Төшерерсең ди менә... Кыр кәҗәсе бер сикергәндә ничә метрга сикерә икән? Җитәкчеләр, комбайнчыларның да кәефләре яхшы. Шулай булмыйча, урып-җыю чорында аяз көннәр – игенче өчен иң зур сөенеч инде ул.

“Көннәр аяз торганда бар мөкинлекләрне кулланып, җитенне җыеп алырга дип торабаз. Яртысын тәмамлап киләбез инде. Механизаторларыбыз һәр минутның кадерен белеп, көн-төн белән хисаплашып тормыйча эшлиләр. Уңышны җил-яңгырга тидермәс өчен махсус җиңсәләргә дә тутырып барабыз. Уңыш яхшы: гектарыннан 22 центнер чыга. Аннан безнең көнбагыш кына калып килә инде, – ди хуҗалыкның җитештерү участогы җитәкчесе Равиль Ризатдинов. Гомумән алганда да районда урып-җыю эшләре тәмамланып килә.  “Бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыю төгәлләнә, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов. – Иген уңышы уртача 33 центнер. Барлык мәйданның 95 процентында эшләр тәмамланды. 130 мең тонна ипи амбарларга салынды. Көзге кыр эшләре дә бар куәтенә бара.”

...Көзнең соңгы аяз, матур көннәредер инде бу. Уңышлар сиңа, игенче!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев