Яз ашыктыра. Игенче, син кыр эшләренә әзерме?
Комиссия «Закирова Л.Ә.», «Азнакай» агрофирмасы, «Таллы Бүләк», «Союз-Агро»ның Бирючевка хуҗалыкларында булды.
Чәршәмбе көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Азнакай авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, белгечләр катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр.
«Без күпчелек проблемалы хуҗалыкларга йөрибез. Минем нәкъ менә үрнәк хуҗалыкларда буласым, тәҗрибә уртаклашасым, алдынгы идеяләрне башкаларга да җиткерәсем килде. Сапогилар киеп килгән идем. Ә монда чип-чиста, ботинкаларда йөреп була икән. Техникалар барысы да эшкә әзер, искиткеч яхшы шартлар тудырылган, механизаторларга хәтта кулларына сөртергә кремнарга кадәр әзерләнгән. Монда район, җәмгыять, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелегенең дә ярдәме күренеп тора», — диде Рафаэль Мәхмүтович «Союз Агро» хуҗалыгында үзенең соклануын белдереп. Ул шулай ук башка хуҗалыкларда да азнакайлыларның яхшы әзерлектә булуы, фидакарьлеген әйтеп узды.
Бер-ике көннән техникалар басуга игеннәрне тукландыруга кузгалачак. Хәерле сәгатьтә, игенче!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев