Азнакай сабанчылары үзләренең осталыгын сынады: районның иң уңган механизаторлары ачыкланды
Район бәйгесендә төрле хуҗалыклардан 13 кеше көч сынашты.
Бүген “Азнакай” агрофирмасы җәмгыятенең Сукаеш бүлекчәсе басуында районыбызның иң уңган механизаторлары көч сынашты. Район сабанчылар ярышына хуҗалыкларда намуслы хезмәт куючы 13 механизатор җыелды.
Күптән матур традициягә әйләнгән әлеге бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, кыр хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Бәйге ике категориядә сөрү һәм туфракны өстән эшкәртү буенча билгеләнде. Катнашучыларның һәркайсы үзенең осталыгын, техниканы камил белүен һәм хезмәткә булган мәхәббәтен күрсәтергә тырышты.
Җиңүчеләрне билгеләгәндә исә сөрү тирәнлеге, җирнең тигез эшкәртелүе, буразналарның турылыгы кебек мөһим таләпләр исәпкә алынды.
Быелгы җиңүчеләр булып “Тукай” хуҗалыгы механизаторы Инсаф Мияссәров (каплатмыйча сөрү) һәм “Азнакай” агрофирмасы торактор йөртүчесе Илназ Шәмсетдинов танылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев