Бүген Азнакайга Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Азнакайның Сабанчылар ярышында җиңүчеләрне Марат Әхмәтов бүләкләде
Бүген Азнакайга Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аның эшлекле сәфәре муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән басуларны караудан башлады. Ул азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Аннан соң “Корбанов И.В” крестьян-фермер хуҗалыгы базасында районның сабанчылар ярышын карады.
Быелгы сабанчылар ярышында төрле хуҗалыклардан 21 механизатор осталыкта көч сынашты.
Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.
Нет комментариев