Язгы кыр эшләренә керешкәнче һәр шимбәдә шәһәребездә һәм Актүбә бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Бүген хуҗалыклар һәм шәхси эшмәкәрләр ит, сөт, май, яшелчә, ашлык, җиләк-җимеш, орлыклар саттылар. Халык аеруча ит, бодай, бәрәңге тирәсендә күп иде. Ит бәясе 400-440 сум, бәрәңге - 60 сумнан сатылды.
Ярминкәгә сату белән күрше республика авылларыннан да килгәннәр.
-Кишер, чөгендер, суган, шикәр комы, тоз да сатсыннар иде кибеттә кыйммәт, - дигән теләк белдерүчеләр дә булды.
Нет комментариев