Азнакай авыллары халкына суган, кишер, чөгендер орлыклары тараттылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча авыл халкына яшелчә орлыклары тарату өчен 10 млн сум бирелгән.
Илдәге катлаулы икътисади хәлне исәпкә алып, халыкны эш белән тәэмин итү максатларында әлеге инициатива белән республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы чыккан.
Татарстанлыларга барлыгы 30 тонна чемчек, 1 тонна кишер, 600 кг кызыл чөгендер орлыклары, шулай ук май аенда кәбестә үсентеләре таратылачак.
Әлеге программа шулай ук республикада азык-төлек белән тәэмин ителешнең тотрыклылыгын саклауны да күздә тота.
Азнакай район башкарма комитетының җирлекләр белән эшләү буенча секторы мөдире Наил Сабирҗанов белдерүенчә, авыл җирлекләренә барлыгы 750 кг чемчек, 25 кг чөгендер һәм 15 кг кишер орлыгы таратылган.
– Орлыкларны күп балалары, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм бюджет оешмаларына тараттык, – ди Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов.
Балалар бакчалары,мәктәпләр өчен дә зур ярдәм бу.
– Былтыр мәгариф идарәсе тарфыннан орлыклар белән шундый ярдәм күрсәтелгән иде. Суган, кишер, чөгендер үстереп, балаларга ашаттык. Быел менә авыл җирлегеннән орлыклар алабыз. Бу туклану бәясен дә киметә, үзең үстергән азык файдалы да, тәмлерәк тә, – ди Буралы балалар бакчасы мөдире Әлфинур Рамазанова.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев