Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда сабанчылар ярышы узды

Район ярышында 13 механизатор һөнәри осталыкта көч сынашты

Бүген “Союз-Агро” җәмгыяте басуында район сабанчылар ярышы узды. Анда районыбыз хуҗалыкларында тырыш хезмәт куйган 13 механизатор үзенең осталыгын сынады.
Матур бер традициягә әйләнгән әлеге бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде, озак еллар әлеге тармакта эшләп, лаеклы хезмәт куйган ветераннарга, туган көннәрен билгеләп үтүче механизаторларга бүләкләр тапшырды.
Җиңүчеләр ике категориядә: сөрү һәм туфракны өстән эшкәртү буенча билгеләнде. Жюри барысын да “энә күзеннән” үткәрде: алдынгыларны ачыклаганда буразналарның тигезлеге, эшкәртү тирәнлеге, хезмәт куркынычсызлыгын саклау да исәпкә алынды.
Бәйгенең төп өлеше тәмамланганнан соң егетләр кул көрәше, таяк тарту, аркан тарту кебек спорт ярышларында көч сынашты.
Сабан белән сөрүчеләр арасында быел беренче урынга “Союз-Агро” җәмгыятеннән Сергей Алешин лаек булды. Туфракны өстән эшкәртүдә шулай ук “Союз-Агро”дан Сергей Алешин җиңү яулады.

Тулырак, “Маяк” газетасыннан укырсыз.

фотогалерея

">http://

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев