Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакайда авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтләделәр

Өлкәннәр айлыгы дәвам итә. Авыл хуҗалыгы ветераннарын “Мәллә” мәдәни үзәгендә хөрмәтләделәр.

Әле аларның ике бәйрәме дә: өлкәннәр көне һәм авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате хезмәткәрләре көне бергә туры килә. Ветераннар өчен баштан экскурсия оештырдылар. Озак еллар дәвамында “Ленин” исемендәге колхозны җитәкләгән, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен бар тырышлаыгын куйган Рәхимов Габделхәй Вәгыйзь улы исемендәге Гаилә паркында булып, якты истәлекләре белән уртаклаштылар. “Мәллә” мәдәни үзәген күреп, бүгенге заман яңарышларына сокландылар.

Мәдәни үзәк залында ветераннарны зур бәйрәм тантанасы көтә иде. Ветераннарны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов бәйрәм белән котладылар, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

“Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмады. Сез – елның 360 көнендә дә туктамыйча  иң авыр тармакта хезмәт куйдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Исән-сау, сәламәт булыгыз! Кадер-хөрмәт күреп яшәгез!”– дип изге теләкләрен җиткерде район башлыгы.

 Бәйрәм районыбыз артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев