Азнакайда «Авыл яши – Деревня живет» проекты гамәлгә ашырыла
«Авыл яши» проектының максаты – эшкуарларга, агробизнеска ярдәм итү формалары һәм иң яхшы практик технологияләрне куллану турында мәгълүмат бирү.
Агымдагы елда мондый эшчәнлек республиканың барлык районнарында да алып барыла.
Азнакай үзәк район китапханәсе базасында узган очрашуда шәһәргә якын авыллар, ягъни, Әгерҗе, Балтач, Туйкә, Карамалы, Сәпәй, Уразай авылларында яшәүчеләр катнашты.
Сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов чыгыш ясап, проектның авыл үсеше, яшәеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын ассызыклады.
Айдар Шәмсетдинов: «Безнең максат -шәһәрдә дә, авылда да яшәр өчен шартлар тудырылу хакында халыкка җиткерү. Соңгы вакытта юллар да төзелә, утлар да бар, мәктәпләрне ремонтлыйбыз, башка программаларда да актив катнашабыз».
Көн тәртибе буенча, семинар-киңәшмәдә Федераль Грант программалары, авыл хуҗалыгы юнәлешендәге Республика программалары, соңгы елларда аларның гамәлгә ашуы хакында чыгышлар тыңланды. Җитәкчеләр белдерүенчә, «Авыл яши» проекты нигезендә район китапханәләрендә почмаклар булдырылган, анда фото, видео материаллар, китаплар урын алган. Алга таба мондый семинарлар Актүбә бистәсендә дә, районның башка зур авылларында да узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев