Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда ау хуҗалыкларында рейдлар бара

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм Рос гвардия хезмәткәрләре рейд чараларын аучылык җирләре территориясендә үткәрәләр.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 15 апрельдән районыбызда суда йөзүче киекләргә ау сезоны ачылган.

Әлеге уңайдан комитет вәкилләре профилактик рейд чараларын гамәлгә ашыралар.

Рейдлар барышында аучыларның утлы кораллары, аны йөртү хокукына документлары, ау кагыйдәсен саклаулары тикшереләчәк. Спиртлы эчемлекләр кулланып ауга чыккан аучыларны ачыклауга аерым игътибар бирелә.

– Шунысын да әйтергә кирәк, табигатьтә булганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне дә онытмаска кирәк. Учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела, – ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Азнакай районы буенча җитәкчесе Рөстәм Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев