Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай районының Урманай авылында Сабантуй бәйрәме үтте

Халкыбызның милли рухын саклаган төп бәйрәм – Сабантуй Урманай авылында да бик оешкан төстә, күңелле үтте: басу уңганнарына дан җырланды, якташлар очрашты, батырлар мәйданда көч сынашты.

2023 Сабантуй байрагын кыр батыры Радик Вилданов һәм узган ел көрәш батыры булып калган Всевода Восканян күтәрделәр. Авылдашларын, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлап, Урманай авыл җирлеге башлыгы Эльмира Абдуллина изге теләкләрен җиткерде.
Аннан мәйданнарда спорт уеннары башланып китте. Көрәш ярышы быел да бик киеренке барды. Анда җиңүче булып 1 Май авылыннан Руслан Фазлыев танылды. Җиңүчегә бүләккә тәкә дә әзерләгәннәр иде. Кунакларны якташыбыз Ләйлә Кәрамова һәм аның иҗатташ дуслары уйнатты да, җырлатты-биетте дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев