Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакай районының Тымытык авылында Сөрән суктылар

7 июньдә районыбыз авылларында милли бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләячәк.

Сабантуйга берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола - бүләк җыю, сөрән сугу башкарыла. Сөрән сугуны әле бүген дә күпчелек авылларыбызда ат җигеп, гармун тартып, җырлап-биеп, күтәренке рухта уздыралар.

Тымытык авылында узган бүләк җыю йоласына күпләр көнләшерлек. Җырлы-биюле Сөрән сугуда авыл халкы ел саен актив катнаша, быел да берәү дә читтә калмаган.

«Сөрән сугу йоласын Сабан туе алдыннан авылыбызда гел шулай зурлап, матур итеп уздырабыз. Быел да гармуннар белән уйнап-җырлап, биеп, өйдән-өйгә йөреп бүләкләр җыйдык. Һәркем каршы алып, изге теләкләрен теләп озатып калдылар. Яшьлекләрен искә төшереп, җыр-биюгә кушылучы апа-абыйлар да күп булды», – ди авыл мәдәният йорты директоры Алмаз Хаҗиәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев