Азнакай районында сыер савучылар һәм төхнологлар бәйгесе үтте
Быел савымчылар бәйгесендә 18 сыер савучы һәм 11 технолог катнашты.
Районыбызда сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары бәйгесен уздыру матур традициягә әйләнде. Бүген авыл хезмәтчәннәре «Таллы Бүләк» хуҗалыгы җәйләвенә җыйналдылар.
Бәйгене муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәреп, авыл хуҗалыкларында ирешелгән күрсәткечләргә тукталды, районыбыз муллыгына зур өлеш керткән, елның 365 көнендә эштә булган терлекчеләребезгә олы рәхмәтен белдерде.

Сыер савучылар арасында да, технологлар арасында да бәйге киеренке шартларда барды. Барлык нәтиҗәләр буенча «Союз-Агро» җәмгыятенең Карамалы бүлекчәсе сыер савучысы Илгизә Вәлиева җиңү яулады. Технологлар арасында шулай ук Карамалы бүлекчәсе белгече – Илнур Төхбәтуллин беренчелекле алды.
Бу хакта тулырак – «Маяк» газетасында укыгыз
Смотри фото ниже в галерее
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев