Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакай районында Сабанчылар ярышы узды

Бүген Мөслим авылында «Закирова Л.Ә.» КФХы басуында Сабанчылар ярышы узды. Анда районыбыз хуҗалыкларында тырыш хезмәт куйган 12 механизатор үзенең осталыгын сынады.

Матур бер традициягә әйләнгән, авыл уңганнары ел да көтеп алган әлеге бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде, озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында лаеклы хезмәт куйган Мөслим авылы өлкәннәрен бүләкләп үтте.

Ярышлар, гадәттәгечә, киеренке шартларда барды. Берәүнең дә сынатасы килми, егетләрнең артларыннан бары тик рәт-рәт булып кара буразналар гына сызылып кала. Җиңүчеләр ике категориядә: сөрү һәм туфракны өстән эшкәртү буенча билгеләнде. Алдынгыларны ачыклаганда буразналарның тигезлеге, эшкәртү тирәнлеге, хезмәт куркынычсызлыгын саклау да исәпкә алынды.

Сабан белән сөрүчеләр арасында быел беренче урынга «Закирова Л.Ә.» КФХннан Айнар Закиров лаек булды.

Туфракны өстән эшкәртүдә «Л.Габдрахманов» хуҗалыгыннан Айрат Мөхәммәдиев җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев