Азнакай районында әрекмәннән кием ясау бәйгесе үткәрделәр
Мәндәй авылында бик кызыклы чара – Әрекмән бәйрәме үтте.
Очрашуда катнашучылар әрекмәннең файдалы үзлекләре турында сөйләште, аннан дару ясау серләре белән уртаклашты.
Чара барышында кызыклы бәйгеләр дә оештырылды. Катнашучылар әрекмән яфракларыннан кием ясауда осталыкларын күрсәтеп, «Кемнең киеме матуррак?» дигән уенда көч сынашты.
Күңелле аралашу һәм файдалы мәгълүматлар белән үрелгән очрашу ахырында авыл халкы тәмле чәй табыны артында җыелды.
– Әрекмәннең файдасы турында сөйләштек, дару ясау серләре белән дә уртаклаштык. Соңыннан тәмле итеп чәй эчеп, матур итеп аралашып утырдык, – ди Мәндәй авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зәкиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев