Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай районында чәчүлекләрне кабул итү үтте

Безнең районда ел да язгы кыр эшләренең нәтиҗәләрен барлап, йомгак ясыйлар

Игеннәрнең торышын, агрохимия һәм технология таләпләрен ни дәрәҗәдә үтәүне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе Маргарита Хәсәншина һәм авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия тикшереп, бәя бирде.

Быелгы яз, үткән елларга караганда, әйбәтрәк килде яңгырлар җитәрлек күләмдә яуды. Көзге культуралар да исән-сау кышлап чыктылар – яңгырлар явып торса, әйбәт уңыш бирергә тиешләр. Күпьеллык үләннәрне салкыннар бераз куркытып алды, әмма алар өшемәделәр, үсеп киттеләр. Бер атнадан, Сабантуйлар узгач, сенажны башларбыз дип планлаштырабыз. Район буенча 100 меңнән артык гектар мәйданда эш башкарылды – 70 меңгә якын гектар чәчүлек булды. Мал күп булгач, 7 меңнән артык гектар кукуруз чәчтек, яңа культуралардан «Союз-Агро» хуҗалыгының җитен, киндер басуларын карадык – тишелешләре әйбәт. Бүгенге көндә чәчүлекләрне тәрбияләү бара – корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәренә каршы көрәш, яфрактан тукландыру. Инвесторлар чәчүлекләргә концентрацияләнгән ашламалар да кертәләр. Карабодайны гына бу көннәрдә чәчеп бетерсәк, чәчү эшләре тәмамланган булачак. Салкыннар куркытып торды, шуңа күрә карабодайны иң соңгы чиратка калдырдык. Район буенча ул 1200 гектар мәйданны били. Сабантуй алдыннан һәрбер хуҗалыкның басуларын тикшереп, урын бирергә дип комиссия белән чыктык. Район буенча 80нән артык фермер хуҗалыгы, өч инвесторыбыз – «Союз-Агро», «Азнакай» агрофирмасы һәм «Август-Мөслим» җәмгыятьләре, үз көчләре белән эшчәнлек алып баручы «Таллы Бүләк», «Тукай», «Марс» хуҗалыклары, «Закирова Л.Ә.», «Габдрахманов Л.Г.» крестьян-фермер хуҗалыклары, «Хәмит Мөстәкыймов исемендәге» җәмгыяте бар. Быел яңгырлар явып торды, шуңа күрә хуҗалыклар чәчүлек эшен бертигезрәк бетерде, – диде Рамиль Исламов.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев