Авылыбызның иң текә кешесе
Кайвакыт төнге тынлыкта гаҗәп уйлар килә башка. Шәһәр кешесе өчен «текәлек» – ул затлы машина, кыйммәтле сәгать яки кырык бүлмәле фатир. Ә авылда? Авылда бөтенләй башка үлчәү берәмлекләре бит. Әйдәгез, бергәләп кандидатларны карыйк.
Хикәя авторы – яшь хәбәрчебез Ислам ГӘРӘЕВ. Бу көннәрдә Ислам республикакүләм “Алтын каләм” проектында катнаша. Аңардан тагын да матур хәбәрләр көтеп калабыз. Ә хәзергә шушы иҗат җимешен бергә укыйк.
Кайвакыт төнге тынлыкта гаҗәп уйлар килә башка. Шәһәр кешесе өчен «текәлек» – ул затлы машина, кыйммәтле сәгать яки кырык бүлмәле фатир. Ә авылда? Авылда бөтенләй башка үлчәү берәмлекләре бит. Әйдәгез, бергәләп кандидатларны карыйк.
Беренче кандидат: кибетче апа. Классика! Кибетче апа – авылның ФСБсы. Син кибеткә ипи алырга гына керәсең, ә ул синең бөтен тормышыңны белә: ничәдә йокларга ятып, ничәдә торганыңны гына түгел, иртән чәйгә ничә кашык шикәр салганыңны да, кемгә күз атып йөргәнеңне дә, кемнең ире белән талашканын да. Аның сүзе – закон, ә кибет – мәгълүмат үзәге. (Миннән сиңа киңәш: авыл кибетендәге апалар белән бәхәскә кермә, бу шәһәр түгел! Ишетмәгәнеңне ишетерсен...)
Икенче кандидат: Тракторчы абый. Ул иртәнге биштә инде эштә. Аның эше – җир сукалау, печән чабу, йөк ташу. Тимер ат хуҗасының кулыннан килмәгән эше юк. Аны бөтенесе хөрмәт итә, чөнки ул һәркемгә кирәк.
Өченче кандидат: синең әбиең. Әбиеңнең өстәлендә һәрвакыт кайнар коймак, кыстыбый яки бәлеш була. Кибетче апа белән дә, тракторчы абый белән дә уртак тел таба белә. Авылның бөтен гореф-гадәтләре, риваятьләре, серле догалары аның хәтерендә саклана.
Шулай итеп, безнең финалга өч көчле кандидат чыкты: мәгълүмати разведка башлыгы (Кибетче апа), авыл хуҗалыгы министры (Тракторчы абый) һәм авыл федерация советы рәисе (Әбиең).
Кем җиңде дип уйлыйсыз? Минемчә, бу сорауга бердәнбер дөрес җавап юк. Авылдагы «текәлек» ул – ихтирам. Кемгә күбрәк ихтирам белән карыйлар – шул иң текәсе. Сез ничек уйлыйсыз?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев