Әтисе һөнәрен сайлаган
Үз иңнәрендә зур тәҗрибә туплаган игенчеләр – һәр хуҗалыкның ныклы нигезе, таянычы.
“Союз-Агро” җәмгыятендә эшләүче Эдуард Миңнегалин – әнә шундый тәҗрибәле, үз эшенә тугры механизаторларның берсе. Әле таң сызылып кына килә, ул инде үз техникасына утырып, кырга юл ала.
Кечкенәдән әтисе янәшәсендә техника белән әвәрә килгән Эдуард, бераз үсә төшкәч, үзе дә комбайн ярдәмчесе булып эшли башлый. Әнә шулай хезмәтнең тәмен, җир җылысын тоеп үсә ул. Һөнәри белем алганнан соң, баш-аягы белән эшкә чума һәм бүгенгәчә трактор, комбайннан аерылмый Эдуард Миңнегалин.
Игенченең әтисе – Микулино авылында яшәүче Бикбай абый да гомер буе авыл хуҗалыгында эшли. Аның хезмәт стажы да 42 ел! Үзе эшләгән чорда районда да бер дә алдынгылыкны бирми ул. Бүген исә әтисенең хезмәтен улы дәвам итә.
Иртә яздан кара көзгәчә техника артында булган, табыныбыз муллыгын тәэмин иткән механизатор бер эштән дә куркып тормый.
– Эш арытмасын өчен, аны яратырга, безнең очракта чын җир улы булырга да кирәк, – ди ул.
Эдуард Миңнегалин Казанда узган “Трактор-шоу” төбәк ярышларында да катнашып, үз осталыгын күрсәтте. Биредә ел да иң яхшы тракторчыларны ачыклыйлар. Инде 14 ел “Союз-Агро” басуларын иңләгән игенче анда да сынатмады, өченче урынга лаек булды.
– Авыл хуҗалыгында шушындый ир-егетләр “җир җимертеп” эшләгәндә авылның киләчәгенә өмет бар”, – ди “Союз-Агро” җәмгыятенең “Актүбә” төбәк-җитештерү комплексы җитәкчесе Илнар Тимирбаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев