Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Аның кебекләр – хуҗалыкның терәге

“Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә төбәк-җитештерү бүлекчәсендә эшләүчеләрнең кайсын гына алсаң да, җитмеш төрле һөнәр иясе.

Кечкенәдән техниканы үз итеп, озак еллар Бирючевка совхозында, хәзер инде биредә эшләүче Валентин Дәүләтшин әнә шундый алтын куллы хезмәткәрләрнең берсе. Бакалы районы егете мәктәптән соң Азнакайда училищеда белем ала. Армия хезмәтен тутырып кайткач, ул машина йөртүче булып эшли башлый, һәм бүгенгәчә үзе сайлаган һөнәреннән аерылмый.

– Алтынчы сыйныфта укыганда техникага утырып, кар тоткан малайлар без. Җир, техника эше каныбызга сеңгән, шуңа аннан аерыласы да килми. Шартлар әйбәт. Хезмәт хакын вакытында биреп баралар, җитәкчеләр, коллектив белән килешеп, бик матур эшлибез, сәламәтлек кенә какшамасын, калганы бар да яхшы, – ди хуҗалык алдынгысы.

Бүген Валентин Дәүләтшин тракторын да иярләп чыгып китә, кирәк вакытта эретеп ябыштыру белән дә ярдәм итә. Тормыш иптәше Рәйлә ханым белән алар үзләре кебек үк уңган, тырыш, авыл җанлыклы өч бала үстергәннәр. Бирючевка авылында йорт бетереп кереп, хуҗалыкларында мал-туарын да, кош-кортын да асрыйлар.

– Авылда яшәп, мал да тотмасаң, монда яшәүнең бер кызыгы да юк. Ихаталарда маллар мөгрәп торганда, басукырларда трактор гөрелтесе ишетелгәндә, һәр тарафта тырыш хезмәт кайнаганда тормыш дәвам итә, авыл да яши дигән сүз, – ди Валентин абый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев