“Алма чәчәге” бәйрәме Мәндәйдә кунаклар җыйды
Авыл халкы язның иң матур мизгелләрен бергә каршы алды
Безнең район халкының уйлап табучанлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда яшәүчеләр гадәти көннән дә ямь табып, күңелле итеп эшли дә, ял да итә беләләр. Мәндәйлеләр язның иң күркәм вакытын бергәләп каршы алып, “Алма чәчәге” бәйрәме уздырды.

Чараны Насих хәзрәт белән Илгизә абыстай ачып җибәрделәр. Алар ил-көнгә тынычлык, иминлек сорап дога кылдылар, “яңгыр чакыру” йоласын башкардылар.
Югары оч чишмәсендә узган очрашу җырга-биюгә, күңелле уеннарга бай булды. Бәйрәм кунаклары хатирәләргә бирелеп, җылы истәлекләрне барлап, рәхәтләнеп ял итте.
– Безнең авыл халкы бик дус һәм бердәм. Эшен дә бергә җыелып эшлибез, бәйрәмнәргә дә дәррәү җыелабыз. Һәр тәкъдимне хуплаган, оештыруда башлап йөргән һәркемгә, аеруча Фәридә Мөстәкыймовага ихлас рәхмәт сүзләремне җиткереп калам, – ди авыл клубы мөдире Светлана Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев