Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТНЕФТЬ

Өч буын нефтьчеләр Азнакай районында булдылар

Бүген Әлмәт шәһәреннән бер төркем нефтьче Азнакай районына килде

«Өч буын очрашуы» проекты кысаларында «Татнефть» җәмгыяте ветераннары, тәҗрибәле белгечләр һәм яшь буын вәкилләре районыбызда Компания тарафыннан алып барылган эшләр, торак пунктлардагы төзелешләр белән таныштылар.

Актүбә бистәсендә заманча биотехнологик производстволар комплексыннан соң очрашу Мәлбагыш мәктәбендә дәвам итте. Нефтьчеләр биологик лабораторияләрдәге мөмкинлекләрне күреп, бермәл сүзсез калдылар. Шунда алар үзләре үк үсемлекләрне клонлаштырып та карадылар. Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә 3Д-принтерда "басылган" һәйкәл өлкән буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне дә битараф калдырмады. Соңыннан алар шул ук ысул белән төзелгән "Мәллә" иҗтимагый-мәдәни үзәгендә булып, андагы мөмкинлекләрне үз күзләре белән күрделәр.

Төшке ашка җыелган кунакларны “Татнефть” профсоюз рәисе Рифдар Хәмәдьяров сәламләде. Ул компаниянең хезмәт традицияләренә нигез салган ветераннарга хөрмәт һәм игътибар күрсәтүнең гаять дәрәҗәдә мөһим булуын билгеләп үтте. Район башлыгы урынбасары Роза Галеева үзенең чыгышында җирлегебездә алып барылган эшләрнең барысының да башында нефтьчеләребезнең тырыш хезмәте ятуын ассызыклап, аларга район җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев