Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ТАТАРСТАНДА

Татарстанда MAX мессенджерында беренче медицина консультациясе уздырдылар

Татарстанда тест режимында MAX мессенджерында видеоэлемтә буенча беренче медицина консультациясе уздырдылар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Медицина мәгълүмати системасында табиб консультация вакытын билгели, аны пациент белән алдан килештереп, мәсәлән, беренчел кабул итү вакытында.

Пациент мессенджерда сылтама ала, аңа баскач ул видеоязмага күчә. Врач читтән торып пациентка консультация бирә, аның хәлен ачыклый, кирәк булганда дәвалауны төзәтә ала.

Медицина консультациясе электрон медицина картасында теркәлә. MAX телемедицина консультацияләрен Татарстанда 2026 елның беренче кварталында кертү планлаштырыла. Моннан тыш, хастаханәгә бармыйча больничныйны ябу мөмкинлеге дә карала.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстанда MAX аша табибка язылу хезмәте кертелде. Моның өчен «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» ботыннан файдаланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев