Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
Быел 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар Декадасы кысаларында Татарстанда республика халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тугыз төрле чара планлаштырылган.
Барлык чаралар да «Татарстан Республикасында юстицияне үстерү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.
«Түләүсез юридик ярдәм сорап медицина реабилитациясе һәм инвалид балаларны шифаханә-курортта дәвалау, инвалид баланы билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча махсуслаштырылган белем бирү оешмасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин»,-дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Чараларда Татарстан Дәүләт Юрбюросы хезмәткәрләре, профильле министрлыклардан, федераль һәм күзәтчелек органнарыннан юристлар катнашачак.
Чараларның тулы планы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Планда барлык консультацияләрне үткәрү даталары, вакыты һәм урыннары турында белешмәләр, шулай ук өстәмә сораулар өчен контакт белешмәләре бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев