Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Тюбингта ничек шуарга?

 Тау шуганда имгәнмәс өчен, махсус билгеләнгән урыннарга гына барырга, иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Чана, чаңгы, тимераякта шуганда балалар җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәр балаларның урамда кайда, ничек уйнавын карап-күзәтеп торырга тиеш. Чана шуа торган тау машина юлыннан еракмы, җирдән таяклар, агач тамырлары чыгып тормыймы... Бигрәк тә чаналарны бер-берсенә бәйләп шуарга ярамый, чөнки берсе әйләнсә, үз артыннан башкаларын да ияртәчәк. Тимераякта да теләсә кайда йөрмәү, ә махсус шугалакта гына шуу хәерлерәк. Соңгы елларда тау шуа торган «ватрушка», тюбинглар популяр. Алар таудан сәгатенә 60 чакрым тизлек белән шуып төшәргә мөмкин. Егылып-бәрелеп кул-аякларга гына түгел, умыртка баганасына да зыян китерсәң, бик озак дәваланырга туры киләчәк. Тюбингта тауның текәлеге 20 градустан артмаган һәм төшеп җиткәч туктарга урыны булган җирдә генә шуарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев