Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

“Азнакай” санаториенда “Зарарлы гадәтләр” темасына дәрес узды

Азнакай “Өмет” комплекслы үзәгенең социаль-реабилитация бүлегенең социаль педагогы һәм психологы ял итүче балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар белән “Зарарлы гадәтләр” темасына дәрес уздырды.

Әминә Әхмәтшина һәм Лариса Быкова зарарлы гадәтләрнең нәрсәләргә китерергә мөмкин булуын аңлаттылар. Физик зыяннан тыш, зарарлы гадәтләр баланың эчке дөньясына,  психологиясенә, укуына,   әти-әниләр, якыннары белән мөнәсәбәтенә начар тәэсир итә.  Шулай ук балалар “Син каршы тора аласыңмы?” темасына тест үттеләр. Чара ахырында балалар төрле спорт ярышларында катнаштылар. 

Шуны исегездә тотыгыз: зарарлы гадәтләрдән арыну – ул сәламәтлек, бәхеткә зур адым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев