“10 000 адым – сәламәтлеккә юл”: Азнакайлыларны масштаблы акциягә кушылырга чакыралар
СӘЛАМӘТЛЕК

“10 000 адым – сәламәтлеккә юл”: Азнакайлыларны масштаблы акциягә кушылырга чакыралар

Сәламәт булыйм дисәң, син дә кил!

9 апрель көнне Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында Бөтенроссия «Тормышка 10 000 адым» акциясе узачак.

Чара «Һәр муниципалитетка – акыллы сәламәтлек маршруты» проекты кысаларында оештырыла. Башлану вакыты – 14.00 сәгатьтә.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Алар саф һавада йөреп, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк.

Оештыручылар барлык шәһәр халкын активлыкка һәм сәламәтлекне ныгытуга чакыра.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев