Волейболчылар дусларын онытмыйлар
Азнакай политехника техникумында спортчылар истәлегенә волейбол турниры узды.
Спортчы волейболчылар үзләренең бакыйлыкка күчкән дусларын әнә шулай искә алалар. Бу районда матур традициягә әйләнде. Алар арасында,әлбәттә күпчелеге ветеран спортчылар: Мәхмүт Батталов, Фәрит Мөхәммәдъяров, Дамир Солтанов, Газинур Гәрәев, Рәфис Мөхлисов, Нәсим Гәрәйшин, Альберт Вәлиевлар. Спортчылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
«Спортчы дусларыбызны һәр елны шулай искә алабыз. Алар спортта да, эштә дә үзләренең кылган матур гамәлләре, кешелекле, ярдәмчел чын дуслар буларак безнең күңелләрдә сакланалар. Бу тардиция киләчәктә дә дәвамлы булсын!» - диде турнирны төп оештыручыларның берсе, ветеран спортчы Ирек Газизуллин.
Турнирга килгән Алсу ханым (Рәфис Мөхлисовның сеңлесе) һәм Нәсимә ханым (Нәсим Гәрәйшинның сеңлесе) туганнарын шулай хөрмәтләүләре өчен барлык гаиләләре исеменнән олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Киеренке бәйгедә биш команда көч сынашты. Ветераннар командасы – беренче, нефтьчеләр – икенче. Дрим Тим командасы өченче урыннарны алдылар. Тымытык һәм Актүбә командалары спортчылары да бик яхшы уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев