Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Татарстан көрәш федерациясе директоры Азнакай көрәшчеләре белән очрашты

Азнакайда эш сәфәре белән Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров булды.

Ул яшь көрәшчеләр, аларның тренерлары белән танышты.

Азнакай элек-электән үзенең көрәш батырлары белән дан тоткан. Безнекеләр бүген дә бил бирми. Соңгы елларда исемнәрен республика гына түгел, дөньякүләм таныткан яшьләребез дә бихисап.

Кичә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров Азнакайда булып, спорт торышы белән якыннан танышты.

Эш сәфәре барышында ул көрәш тренерлары белән әлеге спорт төрен үстерү турында фикер алышты.

Район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов көрәшчеләрнең соңгы елларда ирешкән уңышлары белән якыннан таныштырып, һәрдаим ярдәмнәре өчен федерациягә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

– Ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, тагын да алга барырга – максатыбыз шундый. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез җитәрлек, – диде Рәфис Миңнеханов.

Марсель Таһиров “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында яшь спортчылар белән дә очрашып, аларның осталыкларына соклануын белдерде.

Көрәш федерациясе башкарма директорын район башлыгы Марсель Шәйдуллин да кабул итте.

– Биредә җитәкчеләр дә, тренерлар да көрәш дип янып тора. Димәк, милли көрәшебезнең киләчәге бар дигән сүз. Мондагы шартларны күреп, бик сокландым, районда көрәш кенә түгел, барлык спорт төрләренең үсешенә дә зур игътибар бирелә, без дә, үз чиратыбызда, ярдәм итәргә әзер, – диде Марсель Таһиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев