Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Шашка, дартс, ГТО: физик мөмкинлеге чикле азнакайлылар спартакиадада көч сынашты

Районыбызда инвалидлар айлыгы кысаларында чаралар уздыру дәвам итә.

Аның чираттагысы бүген “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында оештырылды. Биредә физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз арасында спорт ярышлары уздырылды.

Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, аларның рухи ныклыгына соклануын белдерде.

«Язмыш ничек кенә сынаса да, сез сынмыйча, күпләргә үрнәк булырлык  итеп яшисез. Районның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, республика күләмендә уздырылган спорт ярышларында гел җиңү яулап киләсез. Без сезнең зур ихтыяр көченә сокланабыз һәм зур рәхмәтлебез. Алдагы тормыш юлыгыз да гел җиңүләрдән торсын!» – дип изге теләкләрен җиткерде район башлыгы.

Райондашларыбыз спартакиадада шашка, дартс, өстәл теннисы, армрестлингта көчләрен сыный алды. Шунда ук ГТО нормативларын да тапшыручылар булды.

Спорт чарасы чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев