Микрорайон турнирында 30дан артык бала катнашты.
Шәһәребезнең Монолит микрорайонындагы ял һәм спорт мәйданчыгының һичкайчан буш торганы юк. Балалар, яшүсмерләр рәхәтләнеп ял итә, спорт уеннарында уөч сынаша. 4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова оештырган футбол ярышында исә 30 дан артык бала катнашты. Алар дүрт командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Ярышлардан балалар гына түгел, ата-аналар да күтәренке кәеф белән таралышты. Спорт турнирында катнашкан һәр балага Нурия Касимовна бүләкләр дә әзерләгән иде.
- Мәйданчыгыбыз шулай балаларның шат тавышыннан шау-гөр килеп торсын, - ди Нурия Хаҗипова. - Алга таба велойөреш уздырырга ниятлибез.
Нет комментариев