Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Гаилә белән – сәламәт тормышка: Азнакайда ГТО фестивале узды

Шәһәрнең “Чатыр-Тау Арена” спорткомплексында гаилә командалары арасында ГТО фестиваленең муниципаль этабы узды.

Анда төрле буын вәкилләре катнашты, һәр команда дүрт кешедән торды: әти-әни, бала, әби яки бабай.

Гаилә фестивалендә катнашучылар төрле спорт төрләрендә көч сынашты. Алар үз яшь категориясе буенча 30 метр арага йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш арканы күтәрү, кул белән идәннән этелү кебек нормативларны үтәделәр.

Ярышлар барышында гаиләләр бер-берсенә көч биреп, бердәм команда буларак чыгыш ясады.

Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Актүбә бистәсеннән Муллиннар гаиләсе лаек булды.

Муллиннар – чын спорт сөюче гаилә. Илназа һәм Рифат Муллиннар гаиләсендә дүрт кыз үсеп килә. Аларның барысы да спорт белән шөгыльләнә. Аеруча чаңгы спортын үз итәләр. Бу исә бер дә юкка түгел, чөнки аларның бабалары Фәрәгать Хәбиевне районның һәр чаңгычысы белә дисәң дә һич алдау булмас. “Барс” спорт мәктәбе тренеры Фәрәгать Хәбиев менә инде 40 елга якын балаларда чаңгыга мәхәббәт тәрбияли.

Фестивальдә аның тормыш иптәше Роза ханым һәм оныгы Әминә дә катнашты.

– Студент чагында ГТО нормативларын тапшырганны ачык хәтерлим. Бүген дә яшьлек елларын искә төшереп, гаиләбез белән ярышка килдек, – ди Роза Хәбиева. – Болай яшькә карап тору юк, спорт белән шөгыльләнәбез, кыш көне гел чаңгы юлында без.

Муллиннарның бу бәйгедә катнашу тәҗрибәләре бар инде. Дүрт ел элек чирканчык алган гаиләне бу юлы берәү дә уза алмады.

 – Без үзебез дә әти үрнәгендә үстек. Бүген бездән балалар да калышмый. Кыш көннәрендә бергәләп чаңгы шуабыз, җәйге чорда роллерда, велосипедта йөрергә тырышабыз, – ди Илназа Муллина.

Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән беррәттән, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга да зур өлеш кертә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев