Бильярд турниры узды
Бильярд клубында Өлкәннәр көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераны Галиев Габделгалим Мөхәммәтгали улы хөрмәтенә бильярд турниры үткәрелде.
Турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов ачты. Турнирда Галиевлар һәм Газизуллиннарның олы гаиләсе катнашты. Алар Габделгалим ага турында җылы истәлекләрен барладылар. Бильярд сөюче ветераннар бәйрәмнән бик канәгать калдылар, оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйге булгач, җиңүчеләре дә була. Алар турында “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укырсыз.
Гөлназ Гомәрова фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев