Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Бөек Җиңү көне уңаеннан көрәш турниры үтте

Ярышлар «Юбилейный» стадионында ачык һавада оештырылды. 

Район беренчелегендә  2004-2007, 2008 елгы һәм аннан кечерәк көрәшчеләр бил алышты. Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган ярышта районның 11 мәктәбеннән һәм политехника техникумыннан 75 спортчы катнашты.

Көрәшчеләргә бүләк итү өчен әзерләнгән медаль-кубокларда да бәйрәм рухы сизелә иде. Алар Җиңү көненә багышлап эшләнгән. 

- Илебезгә җиңү китергән райондашларыбызны онытырга хакыбыз юк. Моны балаларыбыз да аңлап, белеп үсәргә тиеш. Көрәш буенча район турниры да герой якташларыбыз истәлегенә багышлап үткәрелде, - ди «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев. 

Үз авырлык категорияләрендә Азамат Баһаветдинов, Рифат Миңнегалиев, Солтан Закиров, Салават Шәйхулов, Аслан Закиров, Данияр Садыйков, Айден Ганиев, Алмаз Гәрәев, Ислам Гәрәев, Илфат Миңнегалиев, Наил Гыймадиев, Ислам Закиров, Данис Ибраһимов чемпион калдылар.

Команда беренчелегендә 7 нче мәктәп укучылары җиңү яулады. 9 нчы мәктәп егетләре – икенче, техникум студентлары өченче урыннарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев