Ярышлар Россиянең Атказанган физик культура хезмәткәре Җәмил Йосыповка 70 яшь тулу уңаеннан уздырылды.
26-27 мартта Уфа шәһәрендә 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008 елгы спортчылар арасында Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы беренчелегенә көрәш турниры үтте. Ярышлар Россиянең Атказанган физик культура хезмәткәре Җәмил Йосыповка 70 яшь тулу уңаеннан уздырылды.
Турнирда Азнакайның “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә чыгыш ясады һәм команда беренчелегендә өченче урынга лаек булды.
Спортчыларның тренерлары – Айрат Миңнегалиев, Илфак Закиров.
Нет комментариев