Азнакай боксчылары республика ярышларында да сынатмады
30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Казанда 2006-2007 елгы спортчылар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.
Анда республиканың иң көчле 130 боксчысы катнашты. «Юбилейный» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Ислам Асибаков һәм Алмаз Зәйнуллин үз авырлык категорияләрендә бронза медальләр яуладылар. Спортчыларның тренеры – Равил Йосыпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев