Азнакайның көрәшче кызлары җиңү белән кайттылар
Әлки районының Базарлы Матак авылында 2010-2012 елгы яшүсмерләр һәм 2004-2006 елгы егет-кызлар арасында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә билбау көрәше буенча республика турниры үтте.
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбеннән Ульяна Козлова 40 килограмм авырлыкта чемпион калды. Рания Гардиева – икенче, Иркә Мөхәммәтҗанова, Әдилә Кәримова өченче урынга лаек булдылар.
Спортчыларның тренеры – Зөлфия Гардиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев