Азнакайның яшь көрәшчесе медаль арты медаль яулый
СПОРТ

Азнакайның яшь көрәшчесе медаль арты медаль яулый

Теләче авылында 2010 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчылар арасында “Зилант” кубогына Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.

Быел турнирда республика район-шәһәрләреннән 165 көрәшче катнашып, һәркем беренчелек өчен көрәште.

Азнакай данын әлеге ярышларда “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. Киеренке көрәштә Рифат Миңнегалиев (36 кг) өченче урынга лаек булды.

Спортчының тренеры – Айрат Миңнегалиев.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев