Азнакайның яшь көрәшчеләре Кыш бабай призына көч сынашты
«Алга» футбол манежының беркайчан да буш торганы юк.
Бу көннәрдә ул яшь көрәшчеләрне бергә җыйды. Биредә 2008-2013, 2014 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге көрәшчеләр Кыш бабай призына бил алыштылар. Ярышлар 15 авырлык категориясендә узып, һәркайсы буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Үз авырлык категориясендә Рәхимов Мурат, Сафин Данияр, Кадыйров Нурсолтан, Хәертдинов Раяз, Галимов Набиль, Хәбипов Данир, Исмәгыйлов Радель, Заһиров Артур, Сабиров Самир, Миңнегалиев Рифат, Исламов Айзат, Хәбипов Илдан, Хурамшин Ранил, Курманов Данияр, Боронин Илья чемпион калдылар.
Аерым номинацияләрдә бүләкләнүчеләр булды. Хафизов Эмиль – «Җиңүгә омтылыш», Айзат Исламов – «Иң яхшы алым», Әмир Әхмәтшин «Иң яшь көрәшче» булып танылды.
Җиңүчеләр һәм призерларга медаль һәм Рәхмәт хатлары белән Кыш бабай бүләкләре дә тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев