Азнакайның яшь боксчылары уңышлары белән сөендерәләр
СПОРТ

Азнакайның яшь боксчылары уңышлары белән сөендерәләр

Лениногорск шәһәрендә Россия Герое истәлегенә бокс турниры узды.

Анда “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.

Илдан Гыймаев, Раяз Гәрәйшин, Равил Фәхретдинов үз авырлык категорияләрендә чемпион калдылар. Марат Габдуллин, Риназ Газизов һәм Искәндәр Шәрипов көмеш медальләр яуладылар.

Спортчыларның тренерлары – Мурат Галиев, Равил Йосыпов.


Нет комментариев