Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның Яңа Юл бистәсендә көрәш турниры үтте

Азнакай элек-электән үзенең баһадир көрәшчеләре белән дан тоткан.

Бүгенге яшь спортчыларыбыз да алардан калышмый. Районыбыз республика гына түгел, Россия, икүләм җиңү яулаган көрәшче егетләребез белән билгеле.

Яңа Юл бистәсендә дә көрәш түгәрәге гөрләп эшли. Район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, “Универсал-строй” җәмгыяте начальнигы Гөлүс Борһанов җитәкләгән әлеге түгәрәккә 40 ка якын бала йөри.

Оештыручыларның икесе дә азнакайлылар өчен көрәшче буларак та бик таныш. Кайчандыр үзләре мәйдан тоткан, чын-чынлап көрәш җене кагылган якташларыбыз әнә шулай яшүсмерләрне бергә туплап, аларда да сөлге, милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияли.  Чик сакчылары көне уңаеннан әлеге балалар арасында ярыш үтте.

–  Җиде ай элек Яңа Юл бистәсендә көрәш түгәрәге ачып җибәргән идек. Балалар бик теләп йөриләр, ярышларда да катнашалар. Киләчәктә аларның һәрберсе чемпион исеменә лаек булыр дип уйлыйбыз. Түгәрәк түләүле түгел, шуңа анда теләге булган һәркем килә, шөгыльләнә ала, – ди Рәфис Миңнеханов.

Ярышта 35 бала 7 авырлык категориясе буенча көрәште.

–  Бүген егетләребез  җиде ай вакыт эчендә туплаган осталыкларын күрсәтергә җыелдылар. Быел ике егетебез Татарстан күләмендә узган ярышларда да чирканчык алды инде. Районкүләм ярышларда 12 көрәшче төрле призлы урыннарга лаек булды, – ди Гөлүс Борһанов.

Түгәрәктә Кадыйровларның ике малае шөгыльләнә.

– Нурсолтан самбо белән дә ныклап шөгыльләнә. Ярышларда да җиңүләр яулап килә, әле менә Урыссуда узачак турнирга әзерләнәбез. Милли көрәш – безнең горурлыгыбыз ул. Безнең бабайларның да, әтиләрнең дә биленнән сөлге төшмәгән. Үзем дә яшь чакта көрәшә идем, хәзер инде малайларыбыз шөгыльләнә. Мөмкинлек табып, Яңа Юлда шундый түгәрәк башлаган, балаларны спортка тарткан тренерларыбызга бик рәхмәтлебез, – ди Марат Кадыйров. 

Турнирда үз авырлык категорияләрендә Нурсолтан Кадыйров, Нариман Кадыйров, Артур Заһиров, Самат Кадыйров, Айзат Исламов, Самир Мәхмүтов, Данияр Курманов чемпион калдылар.

Илназ Хәмитов, Кәрим Галиев, Дамир Галиуллин, Ратмир Галиуллин Әмир Галиев, Әмирхан Сәгытдинов икенче урыннарга лаек булдылар.

Назим Сафин,  Тимерхан Шәвәлиев, Әхәт Әхмәтшин, Самир Кәримов – өченчедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев