Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның Актүбә бистәсендә ат спорты буенча ярышлар бара

Ике көнлек турнирда Актүбә, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга, Норлаттан спортчылар конкурда һәм атның йөрү осталыгы буенча ярыша.

Бүген Актүбәнең ат спорты мәктәбендә “Татнефть” кубогына конкур ярышлары үтте.  Ат сөючеләр әлеге спортта зур уңышларга ирешкән, Татарстан, Россиякүләм ярышлар җиңүчесе Адель Хәлиуллин призына да ярыштылар. 

Кечкенәдән хайваннарны үз иткән Адель җиде яшендә Актүбәнең ат спорты мәктәбенә килә. Үзенең тырышлыгы, сабырлыгы, үҗәтлеге белән ул әлеге спортта күп кенә уңышларга ирешә. Авыру сәбәпле, аңа ике елга спорттан китеп торырга туры килсә дә, атларга булган мәхәббәте әзгә генә дә кимеми. Быел исә 19 яшьлек егет ярышларда катнашырга да өлгергән. 

-  Травма алу сәбәпле, табиблар спортка кайчан да булса кайту мөмкинлеге булуын әйтсә дә, болай тиз арада тернәкләнермен дип уйламаганнар иде. Спорт белән шөгыльләнмәсәм дә, атымнан аерылмадым. Аякка басуда аның да ярдәме булгандыр дип уйлыйм, - ди ул. 

Шөкер, хәзер инде барлык авырлыклар артта калган, шуңа Ләйсән һәм Марат Хәлиуллиннар  улларының савыгуы хөрмәтенә зур бәйрәм оештырырга уйлаганнар. Адель исә киләчәктә ветеринар булу турында хыяллана.

Тантаналы чарада катнашкан “Татнефть” компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да Хәлиуллиннар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Ат спорты – җиңелләрдән түгел. Әмма бүген “Татнефть” аны үстерү, әлеге спортка балаларны тарту өчен бөтен шартларны тудырып тора. Республикада безнең карамактагы дүрт ат спорты мәктәбе бар. Бүгенге ярышларда катнашучылар да үзләренең осталыкларын күрсәтеп, тамашачыларга матур кичерешләр бүләк итәрләр дип ышанып калам,  - диде Рөстәм Мөхәммәдиев.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Актүбә ат спорты мәктәбендә тудырылган шартлар өчен “Татнефть” компаниясе җитәкчелегенә дә рәхмәт белдерде.

- Актүбә бистәсе үзенең Россиякүләм генә түгел, дөньякүләм билгеле спортчылары белән дан тота. Футболчы Алсу Абдуллина, стендка атуда зур уңышларга ирешкән Светлана Крашенинникова, чаңгычы Илүзә Госманова белән барыбыз да лаеклы горурланабыз. Ат спортында җиңүчеләребез дә күп. Аларның берсе – бүгенге ярышларның төп герое дип әйтергә кирәк, Адель Хәлиуллин. Авыруны җиңеп, аякка баскан райондашыбызны алда тагын да зуррак җиңүләр көтсен. Шундый батыр ул тәрбияләгән өчен аның әти-әнисенә аерым рәхмәт, - диде Марсель Шәйдуллин. 

Чарага Адельне дәвалаган табиб – балалар республика балалар клиник сырхауханәсе нейрохирургы Айрат Газизов та чакырулы иде. Ул да егеткә уңышлар теләде. 

Тантаналы чыгышлардан соң конкур ярышларына старт бирелде. Ул төрле авырлык һәм биеклектәге каршылыкларны кичүдән гыйбарәт иде. Спортчылар сигез маршрутта көч сынашты. 

Җайдаклар арасында Актүбәдән Тимур Захаров та бар. Бүген ул Франк кушаматлы аты белән конкурда чыгыш ясады. 

- Республика ярышларында катнашканым бар. Күптән түгел Самарадан кайттым. Анда икенче урынны алдым. Әлеге спорт белән очраклы гына шөгыльләнә башладым дисәм дә була. Беренче тапкыр бирегә классташларым белән экскурсиягә килгән идем. Шунда атлар бик ошады, аннан шөгыльләнә башладым. Монда иң мөһиме – бирешмәскә. Җиңелсәң дә, күңелеңне төшермәскә кирәк. Күп шөгыльләнсәң, җиңү барыбер озак көттерми ул.  Атны ярышка, аннан бигрәк җиңүгә әзерләү алымнарым да бар, ләкин алары сер булып калсын,  - ди Тимур.

Иртәгә биредә ат спортының иң катлаулы төрләренең берсе – выездка булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев