Азнакайлылар «Татарстан кроссы»на кушылдылар
СПОРТ

Азнакайлылар «Татарстан кроссы»на кушылдылар

Йөгерү ярышында 200дән артык азнакайлы катнашты.

Бүген  “Татарстан кроссы – 2025” ярышында катнашучылар үзләрен чыдамлыкта сынадылар. Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган чарада ике йөздән артык азнакайлы йөгерешкә чыкты.

Чараны ачып, район физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов катнашучыларны районыбыз спортчылары ирешкән уңышлар белән таныштырып үтте, барысына да уңышлар теләде. 

Стартка басучылар арасында күпчелекне мәктәп укучылары тәшкил итте. Алардан өлкән буын вәкилләре дә калышмады. 
Шунда ук йөгерү буенча ГТО нормативлары да кабул ителде.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев