Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Азнакайдан Илнур Төхбәтуллин республика бәйгесендә җиңү яулады

Азнакай районы вәкиле Илнур Төхбәтуллин мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологларның республика конкурсында беренче урынны алды.

48 нче мәртәбә үткәрелгән бәйге Биектау районындагы «Элита» предприятиесе базасында узды. Анда Татарстанның 43 районыннан 100гә якын иң көчле белгеч көч сынашты.

Райондашыбыз шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру номинациясендә җиңүче булды. Илнур Төхбәтуллин бүген Азнакай районында әлеге юнәлештә иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе санала.

Бу аның беренче генә зур уңышы түгел. Элегрәк ул республика данын Россия күләмендә дә уңышлы яклап, бәйгедә өченче урынга лаек булган иде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген республикада 500гә якын ясалма орлыкландыру белгече эшли. Әлеге хезмәт тармакта нәселле мал санын арттыруда һәм терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә мөһим роль уйный.

Илнур Төхбәтуллинның чираттагы җиңүе Азнакай районы авыл хуҗалыгы белгечләренең югары әзерлеген һәм һөнәри осталыгын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев